Россия кече Ватаннан башлана (6+)

Кече мәктәп яшендәге балаларда патриотлык хисе тәрбияләү кече Ватан турында күзаллаулар булдырудан башлана. Алар өчен Ватан – ул әйләнә-тирә мохит, туган йорт, мәктәп, шәһәр. 
14 нче санлы китапханәдә «Кызгылт-сары квадрат» клубы кысаларында «Россия кече Ватаннан башлана» дигән туган якны өйрәнү сәяхәте узды. Чара «кече Ватан» сүзенең аңлатмасы һәм аның кеше өчен әһәмияте турында фикер алышудан башланды. Дөнья һәм Россия картасын өйрәнеп, балалар туган шәһәрләре Чаллының иксез-чиксез зур илнең бер кечкенә генә кисәге булуын күрде.  

малая родина
14ф. Малая родин
14ф. Малая родина2
14ф. Малая родина

«Россия кече Ватаннан башлана» презентациясе ярдәмендә балалар туган шәһәрләре буйлап виртуаль экскурсия кылды. Шәһәрнең барлыкка килү тарихын, аның төзелеше һәм үсүе, «КамАЗ» автомобиль заводы төзелешенеж шәһәр үсешенә үзеннән нинди өлеш кертүе турында бик мавыгып тыңладылар. «Чаллы төбәгем» викторинасы вакытында балалар шәһәр турында белемнәрен тикшерде, аның гербы һәм флагы нәрсә аңлатканны белде. Очрашу барышында матур көйләр һәм туган як турында җырлар яңгырады.
Укучылар шәһәрдәге яраткан урыннары турында хис-кичерешләре белән уртаклашты, «Кече Ватаным минем тормышымда нинди роль уйный?» дискуссиясендә катнашты.
Балалар үзеңнең кече Ватаныңның тарихын белергә, яратырга һәм өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: